Бүген, 1 ноябрь көнне Кайбыч музеен оештыру комитеты, музей өчен экспонатлар туплау буенча авылларга экспедиция белән чыкты. Күбрәк район бышлыгы ярдәмчеләреннән торган төркем Иске Тәрбит, Мәлки, Янсурино авылларында булды. Экспедиция членнары, җирле энтузиастларга таянып эшләп, халыкның никадәр раритет әйберләргә бай, аларның эчкерсез бирергә торуына инанды. Мөмкин булган әйберләр Кайбыч музее сакланыш складына алып кайтып бушатылды. Авылларга чыгып йөрү якын араларда дәвам итәчәк.
Халык бердәмлеге көне хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Ул ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән ата-бабаларыбызның батырлыгы 1612 ел вакыйгалары белән бәйле.
Бүген, 1 ноябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балалар сәнгать мәктәп укучылары катнашында "Бердәмлек белән Россия көчле" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Алып баручы Эльмира Хәялиева бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, бәйрәмнең барлыкка килү сәбәбе булып тора торган 400 ел элек булган вакыйга белән таныштырды, һәм Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә Мәскәү Кремле Польша илбасарларыннан тулысынча азат ителүе турында сөйләде. Китапханәдә шулай ук "Халыклар бердәмлеге көне" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда 15 бала катнашты.
Ул озак еллар Чүти мәктәбендә математика укытучысы булып эшләде. Бүген аны юбилее белән котларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргат Басыйров һәм Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов килде. Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырдылар.
Бүген Корстон кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» IV Халыкара конференциясе уза, ул 31 октябрьдә башланды һәм 2 ноябрьдә тәмамланачак.
Конференциядә милли проектларны гамәлгә ашыруга, төбәкләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруга, илдә кластер сәясәтен гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышалар.
Конференция программасы халыкара хезмәттәшлекнең төрле аспектларын, шул исәптән кластерларның уңышлы практикаларын, ЕАЭС, АТЭС һәм ЕС киңлекләрендә үз эченә ала.
Безнең районнан конференциядә башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина һәм "Юлдуз" авыл хуҗалыгы тәэмин итү-сату эшкәртү кооперативын гамәлгә куючы Рамилә Щукина катнаша.
Августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы»республика конкурсына старт бирде. Конкурста безнең комбайнчылар да катнашты, алар үзләрен район һәм республика дәрәҗәсендә лаеклы күрсәттеләр.
Кайбыч җирле бүлегенең Яшь Гвардиясе "Иреклеләр атнасы" акциясе кысаларында "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы белән берлектә районыбызның актив пенсионерлары өчен фитнес-дәрес үткәрде. Фитнес-инструктор Диләрә Миршинова иде. Катнашучылар көн буена бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
2018 елның август аеннан октябрь аена кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "Россия сәламәтлек Укытучысы - 2018" IX Бөтенроссия конкурсының республика этабы уздырылды. Конкурста Татарстан Республикасының 34 районыннан һәм шәһәреннән 67 педагог катнашты.
Безнең районнан "Профессиональ компетенция өчен" махсус номинациясендә Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алефтина Денисова җиңүче булды. Без аны котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Ул озак еллар районда механизатор булып эшләде. Хәзерге вакытта хатыны Александра, кызы Екатерина һәм оныклары белән яши. Аның алты баласы һәм егерме өч оныгы бар. Бүген аны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов һәм Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков килде. Алар юбилярга озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр һәм аңа район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
2018 елның 31 октябрендә Түбән Кама шәһәрендә техник иҗат һәм заманча технологияләр буенча "Технофест-2018" Республика конкурсы узды. Анда Кайбыч районыннан «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге укучылары да катнашты һәм дипломга лаек булды. "Башлангыч техник модельләштерү" номинациясендә беренче урынны Эльмир Гарифуллин (җитәкчесе Сирин Гарифуллин) һәм "Компьютер графикасы" номинациясендә икенче урынны Лилия Фәттахова (җитәкчесе Айгөл Солтанова) яулады. Без аларны котлыйбыз!
30 нчы октябрь көнне Галия Кайбицкая исемендәге музейда, музей ачылуының 20 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара үтте. Беренче тапкыр музей үзенең ишекләрен 1998 елның 29 октяберендә ача. Бәйрәмгә күп кенә кунаклар чакырылды