Бүген Борындык авылында яшәүче тыл ветераны Бикмуллин Галимҗан Габдулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилей "чәк-чәк" кафесында узды, анда Галимҗан абыйның туганнары һәм якыннары җыелган иде. Юбилярны район башлыгы исеменнән котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев килделәр. Рәмис Хәялиев Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлавын укыды. Ул юбилярга чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район башлыгының бүләген тапшырды.
Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез, апалар һәм кадерле сеңелләребез! Сезне Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән Әниләр көне белән ихлас котлыйм!
2018 елның 23 ноябрендә Кайбыч үзәк район сырхауханәсендә «НАЗ» Хәйрия фонды һәм Кайбыч районы социаль яклау бүлеге ярдәме белән Әниләр көненә багышланган акция узды. Баш табиб Гөлнара Сафиуллина, баш табиб урынбасары Бәхтияр Нигъмәтуллин дәваланучы хатын-кызларны котладылар һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында соңгы елларда Беккерның биотермик чокырлары төзелә башлады. Соңгы елларда алар Олы Урсак, Борындык, Федоровское, Мәлки, Олы Подберезье, ә быел Надеждино һәм Кече Мәмедә барлыкка килде.
Әниләр көне-изге традициягә әйләнгән һәм һәрберебез тормышында аерым урын алып торучы дулкынландыргыч һәм якты бәйрәм.
Әниләр көнен бәйрәм итү алдыннан «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Ульянково һәм Надеждино авыл җирлекләре кергән өченче социаль участогында күчмә эш оештырды. Социаль педагог һәм социаль эш буенча белгеч әниләр өчен открыткалар ясау буенча мастер класс күрсәтте. Психолог тарафыннан балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү, ата-аналар һәм балалар арасында эмоциональ элемтәләрне ныгыту һәм шулай ук мөрәҗәгать итүчеләргә шәхси консультацияләр үткәрелде.
Афанасьевка авылында яшәүче Сәлахиев Илдус Мирзатҗан улы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул озак еллар Кайбыч үзәк район сырхауханәсендә ашыгыч медицина ярдәме шоферы булып эшли. Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм район сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина котлады. Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен район башлыгының мактау грамотасын тапшырдылар.
Олы Кайбыч авылында гомер итүче Вәсиха Фатыйховна Сөнгатуллина үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Вәсиха Фатыйховна күп еллар Олы Кайбыч авылында ипи пешерүче булып, Кайбыч районы оешкач район мәгариф бүлегендә кассир булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше белән алар хезмәт сөючән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ныклы гаилә - ул бер-береңне хөрмәт итү, аңлау һәм мәхәббәт белән яшәү. Һади Рәхимович һәм Вәсиха Фатыйховна озак еллар тату гомер итәләр. Бу пар тугрылыклы гаилә һәм мәхәббәт үрнәге булып тора, шуңа күрә «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек була. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитəкчесе Рəмис Сафин тəбриклəделəр. Аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле, матур тормыш теләделəр.
Бүген Совет һәм Башкарма комитетның актлар залында " 2019 елдан Россия пенсия системасын үзгәртеп кору: төп нигезләмәләр "темасына семинар-киңәшмә узды. Семинарны район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары, мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Рамил Зиннәтуллин үткәрде. Семинарда шулай ук профсоюз оешмалары рәисләре дә катнашты.
14-17 ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең "Идел" яшьләр үзәгендә "Җиңү волонтерлары – #Бөек җиңү" Төбәкара белем бирү форумы узды. Форумда безнең районнан Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе директоры Алсу Миңнуллина һәм Федоровский урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Эльза Шебалова катнашты.