ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 24-25 ноябрендә "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында яшь географларның III Республика турниры узды. Ул ТР муниципаль районнарыннан, шулай ук Казаннан 23 команда җыйды. Яшь географлар турниры-мәгариф учреждениеләре укучылары өчен команда ярышы. Быел турнирның сайлап алу этабында 56 команда составында 235 укучы катнашты.
 

24 ноябрь көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-9 сыйныф укучылары арасында баскетбол буенча район беренчелеге узды.
 


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Барыгызны да 5 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак Габделфәт Сафин концерт программасына чакырабыз. Билет бәясе 400-500 сум. Белешмәләр өчен Телефон: 2-13-12, 2-16-72
 

Илдә иреклеләр (волонтер) елы реклама кампаниясенең өченче этабы башланды. Агымдагы елның ноябрь һәм декабрь айларында ул барлык төбәкләрдә дә узачак.

 

Борындык урта гомуми белем бирү мәктәбеннән апалы-сеңелле -  9 нчы сыйныф укучысы Айзилә Абдрахманова һәм 7 нче сыйныфтан Ләйсән Абдрахманова "Татар телендә чәчмә әсәрләр" номинациясендә "Глаголица" балалар әдәби премиясендә катнаштылар һәм берничә этапны узып Казанга чакырылдылар.

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район Советы һәм башкарма комитетының актлар залында семинарны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Семинарда шулай ук оешма һәм учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.

26 ноябрь көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.

       

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Совет аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова Галятдиновнаны  юбилее белән котлады. Ул юбилярга нык сәламәтлек, бәхет, эшләрендә уңышлар теләде, шулай ук истәлекле бүләк белән рәхмәт хаты тапшырды.
 


25
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Надеждино авыл җирлеге хезмәткәрләре Казан шәһәрендә ел саен уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.
 

20-21 ноябрьдә КНИТУ-КАИ базасында «Россия педагоглары: мәгарифтә инновацияләр»Бөтенроссия форумы узды. Быел форум «Киләчәк кешесе»темасына багышланган. Форумда меңнән артык мәктәпкәчә, гомуми һәм һөнәри-техник белем бирү вәкилләре катнашты. Анда Кайбыч районы мәктәпләре директорлары да актив катнашты.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International