Бүген Совет һәм Башкарма комитетның актлар залында " 2019 елдан Россия пенсия системасын үзгәртеп кору: төп нигезләмәләр "темасына семинар-киңәшмә узды. Семинарны район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары, мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Рамил Зиннәтуллин үткәрде. Семинарда шулай ук профсоюз оешмалары рәисләре дә катнашты.
Рамил Сәлимович рәисләрне пенсия реформасының үзгәрүе белән таныштырды, пенсия яшен арттыру, 55 һәм 60 яшькә җиткәч федераль ташламаларны саклап калу турында сөйләде һәм пенсия системасын үзгәртүгә кагылышлы башка мәсьәләләрне дә карады.