14-17 ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең "Идел" яшьләр үзәгендә "Җиңү волонтерлары – #Бөек җиңү" Төбәкара белем бирү форумы узды. Форумда безнең районнан Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе директоры Алсу Миңнуллина һәм Федоровский урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Эльза Шебалова катнашты.
Форумда катнашучылар өчен гражданлык патриотик тәрбияләү буенча белем бирү мәйданчыклары, патриотик иреклеләр акцияләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, ветераннар һәм патриотик оешмалар әгъзалары белән очрашулар, тренинглар һәм мастер-класслар, «Бөек Җиңү» хәрәкәтенең федераль юнәлешен эшләү, спорт чаралары, конкурслар узды. ⠀
Форум кысаларында Төбәкара белем бирү форумында актив катнашкан өчен Эльза Шебалова катнашучы сертификаты белән бүләкләнде.
