Олы Кайбыч авылында гомер итүче Вәсиха Фатыйховна Сөнгатуллина үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Вәсиха Фатыйховна күп еллар Олы Кайбыч авылында ипи пешерүче булып, Кайбыч районы оешкач район мәгариф бүлегендә кассир булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше белән алар хезмәт сөючән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ныклы гаилә - ул бер-береңне хөрмәт итү, аңлау һәм мәхәббәт белән яшәү. Һади Рәхимович һәм Вәсиха Фатыйховна озак еллар тату гомер итәләр. Бу пар тугрылыклы гаилә һәм мәхәббәт үрнәге булып тора, шуңа күрә «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек була. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитəкчесе Рəмис Сафин тəбриклəделəр. Аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле, матур тормыш теләделəр.