Олы Кайбычта Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

2018 елның 23 ноябре, җомга

         Әниләр көне-изге традициягә әйләнгән һәм һәрберебез тормышында аерым урын алып торучы дулкынландыргыч һәм якты бәйрәм.

         Бүген район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Ул залда утыручы барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады һәм аларга сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге теләде!

         Әниләр көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Фәнис һәм Гүзәл Өметбаевлар гаиләсенә һәм Тимур һәм Лилианелла Яруллиннар гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырды. Сәхнәдә шулай ук Олы Кайбычтан Гыйниятуллиннар гаиләсе (6 бала), Турминскидан Ивановлар гаиләсе (7 бала), Кече Кайбычтан  Ярхамовлар гаиләсе (6 бала) һәм Зафиннар гаиләсе (7 бала) хөрмәтләнде. Барлык гаиләләргә чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырылды.

         Бәйрәм атмосферасын яшь талантлар, иҗат коллективлары һәм үзешчән сәнгать артистлары чыгышлары тулыландырды. Бәйрәм ахырында район мәдәният йорты хезмәткәрләре Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакленнән өзек күрсәттеләр һәм "Дуслык" халык вокаль ансамбле башкаруында "Әниемә"җыры яңгырады.

         Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/4547647.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International