24 ноябрь көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-9 сыйныф укучылары арасында баскетбол буенча район беренчелеге узды. Киеренке көрәшләрдән соң җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
егетләр арасында:
1 урын Иске Чәчкап төп гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын Федоровский урта гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын Олы Подберезье урта гомуми белем бирү мәктәбе;
кызлар арасында:
1 урын Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын Федоровский урта гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе.
Ярышларда җиңүчеләрне район башлыгы исеменнән «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары үзәге директоры Юрий Михайлов, район башкарма комитетының яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин котлады.