IT-чемпион республика конкурсының беренче этабы тәмамланды, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында өчешәр җиңүче билгеләнде. Кайбыч районы буенча Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары Арина Макарова һәм Сәрдор Зикрин һәм Ульянково төп мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Максим Кормаенков җиңүче булдылар. «ІТ-чемпион» республика конкурсының беренче этабында җиңүче балаларны бүләкләү тантанасы 2018 елның 17 декабрендә «Казан Арена» стадионы территориясендә узды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
18-19 декабрь көннәрендә Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә "Ел укытучысы" Бөтенроссия педагогик осталык конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Ел укытучысы. Педагогик дебют", "Татар теленең иң яхшы укытучысы" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.
Фатир, җир участогы, гараж яки нинди дә булса башка объект сатып алганда, гариза бирүче алдына хокукларны рәсмиләштерү өчен нинди документлар җыярга кирәклеге турындагы мәсьәлә килеп баса. Моның белән Росреестр порталында "тормыш ситуацияләре" сервисы хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең югары белем бирү оешмаларына урта (тулы) гомуми белем (2019 елда урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган), шәхси һәм эшлекле сыйфатлары буенча, хокук саклау органнарында хезмәт итүгә физик әзерлек һәм сәламәтлек торышы буенча урта һөнәри белем бирә торган гражданнарны кабул итә.
18 декабрьдә Казанда "ТР Муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясенең XIII съезды узды. Съезд кысаларында Кайбыч районы Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медаль белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы өлкәсендәге төп чаралар планы нигезендә 19 декабрь көнне Кайбыч районында эвакуация чаралары белән идарә итү буенча гражданнар оборонасы органнары һәм хезмәтләре белән махсус өйрәнүләр узды.
Кичен 19 декабрь көнне һәм төнлә һәм көндез 20 декабрьдә Татарстанның кайбер районнарында көчле бәс төшә, аның диаметры 50 мм һәм аннан да зуррак, ә катламнары 35 мм һәм аннан да артырга мөмкин.
17 декабрьдә Чүти авылында тантаналы шартларда Руслан кибете ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, авыл халкы катнашты.
Барыгызны да 7 февраль көнне 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак Иркә концерт программасына чакырабыз. Билет бәясе 350 сум. Белешмәләр өчен Телефон: 2-13-12, 2-16-72.
2018 елның 14 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республика киңәшмәсе узды.