"Ел укытучысы" Бөтенроссия педагогик осталык конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

           18-19 декабрь көннәрендә Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә "Ел укытучысы" Бөтенроссия педагогик осталык конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Ел укытучысы. Педагогик дебют", "Татар теленең иң яхшы укытучысы" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. 

           "Педагогик дебют" номинациясендә 3 укытучы катнашты: Федоровское урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвина Улитина, Ульянково гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айрат Кәлимуллин, Иске Чәчкап төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар һәм инглиз теле укытучысы Илсинә Вилданова катнашты. Барлык сынаулардан соң 1 урынны Айрат Кәлимуллин, 2 урынны Эльвина Улитина, 3 урынны Илсинә Вилданова алды.

           «Ел укытучысы» бәйгесендә Олы Кайбыч урта мәктәбенең биология укытучысы Гөлшат Хәйретдинова, Бәрлебаш мәктәбенең биология һәм география укытучысы Эльмира Рәхмәтуллина, Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Гатина, Мәлки төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Нина Васильева катнашты. Нәтиҗәдә 1 урынны Эльмира Рәхмәтуллина, 2 урынны Гөлшат Хәйретдинова, 3 урынны Нина Васильева һәм Светлана Гатина алды.

           «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесендә 2 укытучы катнашты: Иске Тәрбит урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Васильева, Федоровское урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Тимергалиева. Нәтиҗәдә, 1 урынны Рамилә Тимергалиева, 2 урынны Римма Васильева алды.

            Зона этабында Тәтеш шәһәрендә Айрат Кәлимуллин, Эльмира Рәхмәтуллина, Гөлшат Хәйретдинова һәм Рамилә Тимергалиева катнашачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International