2018 елның 14 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республика киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Торак фондын һәм социаль объектларны (гомуми белем мәктәпләрен, савыктыру лагерьларын, ветеринария хезмәте биналарын) капиталь ремонтлау;
2. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы мәсьәләләре турында;
3. Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында;
4. Цифрлы телевидениегә күчү чаралары турында.
Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Кайбыч районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында" доклады белән чыгыш ясады.