IT-чемпион республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

          IT-чемпион республика конкурсының беренче этабы тәмамланды, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында өчешәр җиңүче билгеләнде. Кайбыч районы буенча Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары Арина Макарова һәм Сәрдор Зикрин һәм Ульянково төп мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Максим Кормаенков җиңүче булдылар. «ІТ-чемпион» республика конкурсының беренче этабында җиңүче балаларны бүләкләү тантанасы 2018 елның 17 декабрендә «Казан Арена» стадионы территориясендә узды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International