2018 елның 3 декабрендә гражданнар тарафыннан милек, җир, транспорт салымнарын һәм физик затлар кеременә салымын түләү өчен билгеләнгән вакыт тәмамланды.
21-22 декабрьдә Казан шәһәрендә тимераякта шуу буенча "олимпия өметләре"бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Саратов, башка шәһәр һәм төбәк спортчылары катнашты. Программага 500 метрга, 1000 метрга, масс-стартка узышлар керде.
21 декабрь көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында мәктәп директорлары, профкомлар, укытучылар киңәшмәсе булып узды, анда 2018 елгы эшкә йомгак ясалды.
Мәктәптә капиталь ремонт район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгате нигезендә башкарылды. Республика бюджетыннан капиталь ремонтка 12 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде.
Эш режимы:
дүшәмбе-ял көне;
сишәмбе-җомга көннәрендә 16:00-21:00 сәгатьтә кадәр;
шимбә-якшәмбе 10:00-22:00 сәгатьтә кадәр;
Чаңгы прокаты: 2 сәгате 100 сум.
20 декабрь көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район оешмалары, ир-ат командалары арасында, Энергетика көненә багышланган, Кайбыч район электр челтәре кубогына волейбол буенча турнир узды. Турнирда 6 команда катнашты: Башкарма комитеты, полиция, район электр челтәре (РЭС), үзәк район сырхауханәсе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм укытучылар командасы. Киеренке көрәш барышында Виктор Яковлев җитәкчелегендәге укытучылар командасы 1 урынны алды, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2 урынны һәм район электр челтәре 3 урынны. Без аларны котлыйбыз!
Агымдагы елның 20 декабрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә халыкка кино хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча 2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча республика киңәшмәсе узды. Анда безнең районнан мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Аблязова һәм Кайбыч районы халыкка мәдәни-ял итү үзәге директоры Венера Сафиуллина катнашты. Директор Миләүшә Айтуганова Татарстан Республикасының «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе исеменнән Венера Сафиуллинага мактау грамотасы тапшырды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы һәм аңа караган учреждениеләр хезмәткәрләре быел да район үзәгенең яңа ел бизәлешенә актив кушылдылар.
Барыгызны да 7 гыйнварда 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак концерт программасына чакырабыз. Билет бәясе 300 сум. Белешмәләр өчен Телефон: 2-13-12, 2-16-72.
2018 елның 15-16 декабрь көннәрендә «2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасын һәм «Перспектива» Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру концепциясе кысаларында Казан талантлар университеты «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында ел саен үткәрелә торган проект олимпиадасын үткәрде. Олимпиаданың йомгаклау этабында катнашу өчен Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Ринат Гарипов һәм Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Илфат Багавиев чакырылган иде.