17 декабрьдә Чүти авылында тантаналы шартларда Руслан кибете ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, авыл халкы катнашты.
Кибетне Чүтидән Илгизәр һәм Наилә Сәлахетдиновлар гаиләсе төзеде. Илгизәр төрле эштә эшли, ә Наилә элек башка кибеттә эшләгән. Кибеттә бер эш урыны булдырылган.
Альберт Илгизәрович кибет хуҗаларына уңышлар теләде һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
.jpg)