Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы өлкәсендәге төп чаралар планы нигезендә 19 декабрь көнне Кайбыч районында эвакуация чаралары белән идарә итү буенча гражданнар оборонасы органнары һәм хезмәтләре белән махсус өйрәнүләр узды.
Иртәнге сәгать 6да Совет һәм Башкарма комитетның актлар залында эвакуация комиссиясе һәм гражданнар оборонасы хезмәте штабы җыелды. Өйрәнүләрнең башлануы турында Республика эвакуация комиссиясеннән хәбәр алгач, эвакуация комисиясе һәм гражданнар оборонасы хезмәтләре төркемнәре җитәкчеләре һәм әгъзалары эш планы нигезендә бурычларны үтәргә керештеләр.
Укулар барышында гражданнар оборонасы сигналлары алынды, алар халыкка стационар телефоннар, янгын сүндерү, медицина машиналары һәм полиция машиналары ярдәмендә җиткерелде.
ТР Гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Наил Гәрәев эвакуация чаралары буенча эшләрнең үтәлешен көн дәвамында контрольдә тотты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узган йомгаклау киңәшмәсендә Наил Гәрәев Кайбыч районының эвакуация чараларына әзерлеге буенча башкарылган эшләргә югары бәя бирде. "Сез гражданнар оборонасының төп функциясен үти алырсыз дип өметләнәбез. Сез эшләгәнне саклап калырга тырышыгыз", - диде ул.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Наил Гареевка һәм аның ярдәмчеләренә өйрәнүләргә кадәр гаять зур эш куйган, эвакомероприятиеләр вакытында объектив караш өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук командаларга, бурычны үтәгән һәм районны сынатмаган өчен рәхмәт белдерде.