18 декабрьдә Казанда "ТР Муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясенең XIII съезды узды. Съезд кысаларында Кайбыч районы Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медаль белән бүләкләнде.
Рәмилә Галәтдиновнага бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Без аны чын күңелдән котлыйбыз!