26 гыйнвар көнне Олы Тәрбит авылында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, "Кубня" агрофирмасы директоры Валерий Поляков, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
26 гыйнвар көнне Иске Чәчкаб авылында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
25 гыйнварда Бөек Ватан сугышы ветераны Ершов Александр Константинович үзенең 93 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны Кече Мәме авылының "Бердәм РОССИЯ" сәяси партиясенең Кече Мәме беренчел бүлекчәсе әгъзалары, Кече Мәме төп гомуми белем бирү мәктәбенең яшь армиячеләре, Кече Мәме авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Нина Дунаева туган көне белән котладылар. Александр Константиновичка ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр.
25 гыйнвар көнне Олы Подберезье авылында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбеннән булган Советлар Союзы Герое Михаил Кузьмин исемендәге яшь армиячеләре отряды Кече Кайбыч авылында яшәүче Латипова Тәскирә Фаттах кызына бардылар. Ул-Ленинград блокадасы вакытында яшәгән кеше. Тәскирә Фәттах кызы үзенең балалар өчен булган кичерешләре, кешеләрнең ничек яшәве турында сөйләде.
Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең «патриотлар» отрядының яшь армиячеләре Бөек Ватан сугышы ветераны, зенитчы Вакатова Евдокия Ивановнада булдылар. Евдокия Ивановна сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Анда пенсионерларга пенсиягә өстәмә акча вәгъдә итәләр.
24 гыйнвар көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авылында яңа балалар бакчасы бинасы төзелешенең барышы белән танышты. Ул генераль подрядчы белән очрашты.
Бина "Мәгарифне үстерү" федераль программасы буенча төзелә. 50 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы мәктәп территориясендә урнашачак. Эшне "Стройсервис" җәмгыяте оешмасы башкара.
Бүген, 24 гыйнвар көнне Кошман авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, "Дубрава" агрофирмасы директоры Юрий Осипов, Кошман мәктәбе директоры Фәнис Гыйниятуллин, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
22 гыйнварда Салтыган авылы ветераннары Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Рәмзия Габделхакованың "Өзелгән яфраклар"спектаклендә булдылар. Әлеге сәфәр район башлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасының "НАЗ" ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды инициативасы белән оештырылды.