ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге дәүләт хезмәтләре порталы аша эшкуарлык эшчәнлегенең аерым төрләрен гамәлгә ашыра башлау турында хәбәрнамә җибәрү мөмкинлеге турында хәбәр итә (gouslugi.ru). Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (84371) 5-62-07 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, 23 гыйнвар көнне Иске Тәрбит авылының күпфункцияле үзәгендә халык җыены булып узды,  анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

18 гыйнварда Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең мәктәп укучылары белән очрашуы булды.  Апас һәм Кайбыч районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы Илшат Шәфигуллин балалар белән әңгәмә уздырдылар, аның максаты-янгын куркынычсызлыгы буенча белемнәрне тикшерү, балалар уеннарыннан һәм ут белән шаяртулар, пикникларда, ялларда янгыннарны кисәтү иде. Балаларга ашыгыч хезмәтләрнең "01" яки "112", "101"номерларын ничек шалтыратуларын искәрттеләр. Әңгәмә ахырында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» Федераль тикшеренү үзәгенең структур бүлекчәсе директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марсель Таһиров хәбәр итте.
 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә 2019 ел уңышы өчен көзге кертелүне исәпкә алып, минераль ашламалар туплау тора.
 

Бүгенге көндә республика аграрийлары чәчү кампаниясен уңышлы оештыру өчен җитди әзерлек эшләре алып бара. Узган ел башкарылган эшләргә анализ ясала, эш планнары эшләнә һәм чәчү мәйданнары структураларына өстәмә ачыклык кертелә.
 

Кадастр палатасы күчемсез милекне исәпкә алу һәм чикләр турында мәгълүматлар кертү өчен кирәкле документларны гына кабул итә дип саный. Бу алай түгел. Соңгы вакытта учреждениенең вәкаләтләре шактый киңәйтелде, һәм хәзер ул 10 га якын яңа хезмәт күрсәтә.
 


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бүген, 22 гыйнвар көнне Кече Мәме авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды,  анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
 

19 гыйнвар көнне Ульянково авылында гомер итүче Решеткиннар гаиләсе -  Анатолий Федор улы һәм Валентина Александр кызы 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Район башлыгы исеменнән истәлекле дата белән аларны Совет аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады, аларга озын гомер теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
 

19 гыйнвар көнне Ульянково авылында гомер итүче Кайсаровлар гаиләсе -  Александр Петрович һәм Нина Яковлевна кызы 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Район башлыгы исеменнән истәлекле дата белән аларны Совет аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады, аларга озын гомер теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International