16 ноября в Йошкар-Оле прошел межрегиональный фестиваль-конкурс "Энҗе бөртекләре эзләп".
Республикада көзге культуралар тиешле срокларда чәчелде, чәчүлекләрнең 80%ы яхшы халәттә. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сезонлы эшләрнең барышы турында сөйләгәндә хәбәр итте.
Балалар өчен «үзенчәлекле ата-ана, үзенчәлекле бала» социаль - психологик үсеш программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның 15 ноябрендә “Өмет” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар белән дәрес оештырылды.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә техник авыл хуҗалыгы культуралары уңышын җыю барышы турында хәбәр итте.
15 ноябрьдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында «Өрә белмәгән көчек» спектакле белән чыгыш ясады. Спектакль 2 сеанста үтте: 11: 00 һәм 13: 00 сәгатьтә. Тамашачылар Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм район мәктәпләре укучылары иде.
Бүген Россия Кораллы Көчләре сафларына Олы Тәрбит авылыннан Павел Маловны озаттылар.
Юрийга яңа йорт ачкычларын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды. Ачылу тантанасында шулай ук Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева катнашты. Бу шатлыкны уртаклашырга Юрийның сеңелләре - Елена Кузнецова һәм Наталья Щепанцова да килгән иде.
15 ноябрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан – Яңа Гасыр» Югары Советының киңәйтелгән утырышы узды. Хәрәкәт әгъзалары узган сайлау кампаниясенә йомгак ясадылар, 2020 елга сәяси кампаниягә бурычлар билгеләделәр, җирле структуралар һәм "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалының гражданнарның мөрәҗәгатьләрен һәм наказларын үтәү буенча эшчәнлеген анализладылар. Утырышны хәрәкәтнең Югары Советы Рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Бүген Хуҗа Хәсән авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район үзәк хастаханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, яшь армиячеләр, авыл халкы катнашты.
Шушы көннәрдә Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова һәм Багай авыл җирлеге ветераннары рәисе Рушания Камалова шушы авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәр өчен Кайбыч ягы музеена һәм "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексына экскурсия оештырдылар.