Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы Президент Аппаратында видеоконференция режимында үткәрелгән семинарда катнашты.
Җирлек халкы өчен мөһим вакыйга – үзара салым буенча референдум – иртәгә, ягъни 19 ноябрь көнне узачак. Исегезгә төшерәбез: бу якшәмбедә Татарстанның күпчелек мунипалитетларында мондый референдум үткәрелә.
Кайбыч районының гражданлык хәле актларын теркәү залында бүген бәхетле яшь парның язылышу тантанасы булды.
Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-9 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнашында “Тату сыйныф серләре” бәйгесе узды.
18-22 ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең спортның су төрләре Сараенда 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия Чемпионаты узачак.
Моннан берничә еллар элек Россиядә янә бер экологик көн – Кошлар көне барлыкка килгән.
16 ноябрь көнне Казан шәһәрендә “Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” җәмәгать оешмасының туган көненә багышланган тантаналы чара узды.
Байморза авылы китапханәсендә инде менә ничә еллар “Уңган куллар” түгәрәге эшләп килә.
Ульянково урта мәктәбенең 4, 6, 8 сыйныф укучылары инглиз теле буенча диагностик тест узды.
Кайбыч муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җитәкчелегендәге ирләр командасы Биектау районында уздырылган мини - футбол буенча ярышларда катнашты.