ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең педагог – оештыручысы Алена Гобәева, укучылар Альбина Таймасова һәм Евдокия Горшкова Кайбыч муниципаль районының “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр Үзәгендә узган киңәшмәдә һәм дружина рәисләре өчен оештырылган укуда катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек Министры Марат Әхмәтов Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга агросәнәгать комплексының “Бөтенроссия кыр көне” исеме астында узган эшлекле чараны оештыруда һәм уздыруда актив ярдәм күрсәткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Шушы көннәрдә Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең 5-6 сыйныф укучыларының җыелма командасы  “Салават күпере” спорт сәламәтләндерү комплексында узган “Күңелле стартлар” бәйгесендә катнашты.

Бүген Кайбыч муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Рәмилә Айзатуллова туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә.


19
ноябрь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль районының барлык 17 авыл җирлегендә дә гражданнардан үзара салым җыю буенча җирле референдумнар уздырыла.

Бүген иртә белән Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Бәрлебашы авылының сайлау участогына килде.


18
ноябрь, 2017 ел
шимбә

Бүген Кайбыч авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрдән зур делегация дә әлеге ярминкәдә катнашты.

Авыл халкының яшәешен арттыруда иң кулай юлларның берсе - шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә ярдәм итү.

Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Миләүшә Гобәева (укытучысы – Ләйсән Шәрәфиева) татар теле буенча “Татарча хатасыз” дип исемләнгән республика олимпиадасында катнашып, җиңү яулады.

Кайбыч муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм аларны төзекләндерү өчен машина-трактор паркларының әзерлеген тәэмин итү буенча конкурс уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International