Кошман мәктәбендә укучылар һәм аларның ата-аналары катнашында күңелле бәйге узды

2017 елның 17 ноябре, җомга

Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-9 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнашында “Тату сыйныф серләре” бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә укучылар сыйныф портфолиосын тәкъдим итте,”Безнең күңелле тату сыйныф”дигән темага презентация белән чыгыш ясады, сыйныф ата-аналары оештырган кичәне тамаша кылды. Бәйге укучыларны, сыйныф җитәкчеләрен һәм ата-аналарны берләштерү максатыннан уздырылды. Жюри нәтиҗәләренә килгәндә, 1 урынга 7 нче сыйныф лаек булды, 2 - 3 урыннарны 8 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары яулады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International