Кайбыч муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җитәкчелегендәге ирләр командасы Биектау районында уздырылган мини - футбол буенча ярышларда катнашты. Әлеге ярышлар республика спартакиадасы кысаларында оештырылды. Татарстан авыл районнарыннан килгән 13 команда арасында кайбычлылар 8 урын яулады.