16 ноябрь көнне Казан шәһәрендә “Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” җәмәгать оешмасының туган көненә багышланган тантаналы чара узды. Биредә региональ штаб әгъзалары, җирле оешма җитәкчеләре, активистлар катнашты.
Чарада оешманың 2017 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды, “Яшь гвардиячеләр” оешмасының туган көненә багышланган чаралар планлаштырылды.
Әлеге тантанада Кайбыч муниципаль районы җирле бүлегеннән Эльмира Хәялиева, Айдар Рәхмәтуллин һәм Алсу Биктимерова катнашты.