“Аленушка” балалар бакчасы нәниләре кошларга җимлек ясады

2017 елның 17 ноябре, җомга

Моннан берничә еллар элек Россиядә янә бер экологик көн – Кошлар көне барлыкка килгән. Ул Россиянең Кошларны саклау Союзы инициативасы белән оештырыла һәм 12 ноябрьдә билгеләп үтелә.

Хуҗа Хәсән авылының “Аленушка” балалар бакчасы нәниләре дә кошларга ярдәм оештырды: яңа җимлекләр ясап элде, аларга төрле ярма, көнбагыш кебек җимнәр сипте. Ә үзләре бик кызыксынып канатлы дусларның әлеге җимнәр белән сыйлануын күзәтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International