Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы Президент Аппаратында видеоконференция режимында үткәрелгән семинарда катнашты.
Семинарда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясенең коррупциягә каршы көрәш фән-мәгариф үзәге директоры Алексей Конов коррупциягә каршы көрәш белән бәйле темаларга чыгыш ясады.