Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр бәйрәм уңаеннан котлаулар кабул иттеләр

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

           6 март көнне Казан федераль университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицей укучылары Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Балалар интернат-йортта яшәүчеләр өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты оештырдылар.
           Чарада шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева да катнашты.
           Сәламләү сүзе белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады, ул интернатта яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм аларга сәламәтлек һәм иминлек теләде, шулай ук чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
           Аннары лицей укучылары тамашачыларны төрле номерлар-биюләр, рус һәм татар телләрендә җырлар, гитара һәм саксафонда уйнау белән сөендерделәр. Чыгыш ясаганнан соң алар интернат-йортта яшәүчеләргә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров исеменнән исемле открытка һәм бүләкләр тапшырдылар.
            Чара ахырында Альберт Илгизәр улы балаларга концерт оештырган өчен рәхмәт белдерде, шулай ук интернат-йорт коллективына рәхмәт белдерде һәм аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
            Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/4926727.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International