"Беркем дә бәйрәм көнендә онытылмаган"

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

          4 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, "Беркем дә бәйрәм көнендә онытылмаган" акциясе кысаларында Надеждино авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе, китапханә методисты белән берлектә, Кичкеево авылында ялгыз яшәүче пенсионерларның өйләренә барып, аларга татлы күчтәнәчләр тапшырдылар. Алар чын күңелдән аларны язгы матур бәйрәм белән котладылар, нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләделәр.

          Шулай ук бу көнне Надеждино авылында яшәүче хатын-кызларны да котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International