Олы Кайбычта хатын-кызлар арасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган йөзү буенча турнир узды

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

          Бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында ел саен үткәрелә торган Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган хатын-кызлар арасында йөзү буенча шәхси-команда турниры узды. Ярышларда район оешмалары, учреждениеләре, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре йөзүчеләре катнашты. Ярышлар ике яшь категориясендә, шулай ук эстафетада узды.
          Гомумкоманда зачетында «Салават күпере» спорт комплексы йөзүчеләре җиңүче һәм Кубокка ия булды, икенче һәм өченче урыннарны Олы Кайбыч урта мәктәбе һәм Мәлки авыл җирлеге яулады.
          Ярыш призерларын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов котладылар.  Ярыш призерларына дипломнар һәм медальләр тапшырылды.
          Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/4928667.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International