Әлеге истәлекле көнне Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Евдокия Ивановнаны юбилее белән котлады. Ул ветеранга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау хатын, шулай ук шәхсән үзе исеменнән бүләк тапшырды. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер һәм күңел көрлеге теләде.
Юбилярны шулай ук Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, ветераннар советы рәисе Лидия Ерамасова, социаль хезмәт хезмәткәре Татьяна Анина, Бәрлебаш күп функцияле үзәк методисты Гүзәл Өметбаева, «Дубрава» агрофирмасының Ябалак бүлекчәсе идарәчесе Раил Галиев котлады.
