Олы Кайбычта бадминтон буенча ярышлар узды

2019 елның 10 марты, якшәмбе

          9 март көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында укучылар Спартакиадасы кысаларында чираттагы ярышлар узды. Бу көнне 10 гомуми белем бирү мәктәбеннән яшь бадминтончылар 2007-2008 елгы малайлар һәм кызлар арасында, шулай ук 2009 елгы һәм аннан да яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында иң яхшыларны билгеләделәр.
         Ярыш нәтиҗәләре буенча гомумкоманда җиңүе Федоровское урта мәктәбе укучыларына насыйп булды, икенче-өченче урыннарны Борындык һәм Мөрәле төп мәктәпләре бүлеште.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International