Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә минераль ашламалар сатып алуга максатчан бюджет акчалары бирелә. Бу акчаларны бер гектар чәчүлек мәйданына кимендә 30 кг минераль ашлама туплау турында документлар тапшырган очракта гына алырга мөмкин булачак, дип искәртә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
1,5 млрд. сум яки 500 сумнан артык субсидия – максатчан, ягъни аларны киләчәктә бары тик ашламалар сатып алуга гына файдаланырга мөмкин. Ашлама төрен һәм тәэмин итүчеләрнең үзләрен сайлап алу авыл хуҗалыгы формированиеләрендә кала.
Агымдагы елда бер гектарга 70 кг-нан артык ашлама кертү бурычы куела. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнар активрак булырга тиеш. Мондый ярдәм бары тик 30 мартка кадәр генә саклана.
6 мартта булган оператив белешмәләргә караганда, республикада 87 мең тоннадан артык, ягъни бер гектарга 30,5 кг чамасы ашлама тупланган, бер атнадагы үсеш - 1,8%.
2019 ел уңышы өчен минераль ашламалар җыю буенча мәгълүмат белән тулырак итеп безнең рәсми сайтта оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин http://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1670505.pdf.