15 мартта Олы Кайбыч мәчетендә вәгазь кичәсе үткәрелә. «Өмет» мәчете имам-хатыйбы, дин галиме Равил хәзрәт Бикбаев вәгазьләрен тыңлау мөмкин булачак.
Мөселманнар өчен кадерле булган җомга көнендә узучы әлеге чараның максаты – дини кануннар белән яшәүче, динебез белән кызыксынучыларга үзара күрешеп аралашу һәм аларга дин, әхлак-әдәп турында вәгазьләр тыңлау мөмкинлеге тудыру. Вәгазь кичәсе 18.00 сәгатьтә башлана.
Шушы көннәрдә Арыслан авылында яшәүче Галина Анатольевна Семина үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады һәм аңа рәхмәт хатын тапшырды. Котлауларга шулай ук Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова да кушылды. Юбилярны котлап бик күп җылы сүзләр әйтелде. Юбиляр игътибарлары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.
2019 елның 13 мартында Кыр Буасы авылында яшәүче Блинов Виталий Петрович үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков котлады, аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
«Профсоюз оешмаларын ныгыту, 2018 елда профорганизация һәм профсоюз әгъзаларының санын арттыру буенча» смотр-конкурсында Кайбыч районы дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзлары оешмалары беренче урынны алды. Дипломны тантаналы шартларда рескомның профсоюз вәкиле Рамилә Айзатулловага тапшырдылар.
2019 елдан авыл халкы өчен өстәмә пенсия ярдәмен күздә тоткан төзәтмәләр үз көченә керде. Ул картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнә торган фиксацияләнгән түләүнең 25 процентына арттырылган.
Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Хатын-кыз тавышы пенсионерларны пенсия фонды органнарына күчерелгән акчалар турында шәхси банк счетына киңәйтелгән өземтә сорап мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында документларны карамыйча башка кире кайтару сәбәпләрен аңлата торган видеоролик урнаштырды. Әлеге тема очраклы гына сайланмаган: эш Татарстан Росреестрына әлеге проблема белән очрашкан гражданнардан документлар кире кайтаруның мөмкин сәбәпләре турында шактый сораулар килә.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зыядиев белән берлектә «Туган як-Агро» һәм «Родина»хуҗалыгының сөт – товар фермаларында булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды арасында имзаланган «Бердәм гомумроссия телефон номеры булган балалар ышаныч телефоны (ашыгыч психологик ярдәм хезмәте) Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлекне тәэмин итү турында» 2010 елның 24 августындагы 8/03 номерлы килешүне үтәү йөзеннән, яшь гвардиячеләр, Кайбыч районы Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге белән берлектә, 2019 елның 12 мартында балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән сыйныф сәгате үткәрделәр.
16 март көнне Олы Кайбыч авылының чаңгы базасында 11нче сыйныф укучылары арасында, 9нчы сыйныф һәм 2006нчы елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында, шулай ук Кайбыч муниципаль районы башлыгы призларына оешма, учреждение, предприятие һәм авыл җирлекләре арасында катнаш чаңгы эстафетасы буенча ярышлар узачак. Командада катнашучылар саны-2 ир-ат + 1 хатын-кыз, 2әр команда чыгарырга рөхсәт ителә. Дистанция – 3 х 1 км.