Шушы көннәрдә Иске Чәчкаб авылында яшәүче Вәлиәхмәтова Сания Сәлим кызы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады. Ул аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Сания Сәлимовнаны шулай ук Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин һәм Иске Чәчкаб төп мәктәбе директоры Айдар Хәсәнов та котлады.