Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов белән берлектә Төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карады.
Алар Кошман авылында федераль максатчан программа буенча төзелеп килүче балалар бакчасында булдылар. Анда, хәзерге вакытта төзүчеләр тәрәзә урнаштыру һәм түбә каркасын төзү белән шөгыльләнәләр.
Хозесаново авылында авыл мәдәният йортына капиталь ремонт эшләре дә тулы куәтенә бара, анда бинаның тышкы ягын тышлау һәм өчке якта да эшләр бара.
Альберт Илгизәр улы төзелеш эшләре сыйфатыннан канәгать калды, эшчеләрнең намуслы хезмәтен билгеләп үтте.