Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең территориаль бүлеге ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан кулланучылар хокукларын яклау буенча “кайнар линия” эшен оештырды.
11 марттан 22 мартка кадәр Идарәнең территориаль бүлеге белгечләре гражданнарга товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү, шул исәптән интернет аша, төрле хәлләрдә үз хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итүдә гражданнарга консультацияләр бирәчәкләр. Мөрәҗәгатьләр “кайнар линия” телефоны 8 (917) 224 - 87-94 буенча иртәнге 9 дан кичке 5 кә кадәр кабул ителә.
Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне 1983 елдан башлап ел саен 15 мартта үткәрелә, ә 1994 елдан башлап Россия Федерациясендә дә киң колач белән билгеләп үтелә.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда ул «Trusted Smart Products» - цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар девизы астында уза.
Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез: кулланучыларның консультация ярдәме алу хокукын тулысынча гамәлгә ашыру өчен дәүләт мәгълүмат ресурсы эшләп килә. Һәр кулланучы күпсанлы белешмәләр, видеороликлар, претензия һәм дәгъва гаризалары үрнәкләре белән таныша ала. Ресурста кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Роспотребнадзор суд тәҗрибәсе турында барлык мәгълүмат урнаштырылган.