Якындагы 1-3 сәгатьтә, көн ахырына кадәр һәм 2019 елның 25 мартында кич белән Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында урыны белән 20 мм һәм аннан да күбрәк кар көтелә.
"Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Кеше күңеле рухи азыкка һәрчак мохтаҗ. Һәм сез һәрберебезгә хас шушы ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен табигатьтән бирелгән сәләтегезгә зур тырышлыгыгызны өстәп, шәхси вакытыгыз белән хисаплашмыйча эшлисез. Райондагы бер генә бәйрәм-тантана да, бер генә чара да сезнең катнашудан башка узмый. Сәнгатьне үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, Кайбыч данын еракларга танытуда сез лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз. Республика бәйгеләрендә катнашып, рухи һәм мәдәни үсешебезне күрсәтәсез, төрле милләт халыкларының традицияләрен ачып бирәсез. Сезнең өчен бәйрәм - эш көне, кичләр - аның дәвамы. Осталык һәм талантыгызны җигеп, сез, хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, халкыбызга, туган ягыбызга хезмәт итәсез. Фидакарьлелегез өчен рәхмәт сезгә! Бәйрәмегез уңаеннан иҗади уңышлар, исәнлек, бәхет һәм иминлек телим".
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада 2019 елның 19 мартыннан 19 апреленә кадәр туберкулезны профилактикалау һәм иртә ачыклау буенча киң чаралар үткәрерү планлаштырган.
2019 елның 19нчы апрелендән 21нче апрелгә кадәр Су спорт төрләре сараенда (Казан шәһ., Сибгат Хәким ур., 70 йорт) синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этабы узачак.
Быел өлешләп төзү өлкәсендәге законнар үзгәрешләренә бәйле рәвештә 26 мартта 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бөтен республика буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.
Бүген Совет һәм Башкарма комитетның актлар залында авыл җирлеге башлыклары, терроризмга каршы комиссия әгъзалары катнашында утырыш булып узды. Утырыш эшендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова катнашты.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
23 март көнне Олы Подберезье урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Биктимерова Фәнзилә Фәһим кызы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады, аңа нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, иминлек теләде, шулай ук район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Бу матур көнне юбилярны шулай ук авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин, район мәктәпләре директорлары да котладылар.
23 март көнне Олы Кайбыч авылының «Салават күпере» спорт комплексында Кайбыч муниципаль районының волейбол буенча чемпионаты кысаларында авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында ярышлар узды, анда 9 команда катнашты.
Агымдагы елның 22-23 мартында Яр Чаллы шәһәрендә мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалы узды. Анда катнашу өчен республиканың 16 иң яхшы спорт клубы чакырылган иде, алар арасында Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе дә бар иде.