25 мартта Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
"Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Кеше күңеле рухи азыкка һәрчак мохтаҗ. Һәм сез һәрберебезгә хас шушы ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен табигатьтән бирелгән сәләтегезгә зур тырышлыгыгызны өстәп, шәхси вакытыгыз белән хисаплашмыйча эшлисез. Райондагы бер генә бәйрәм-тантана да, бер генә чара да сезнең катнашудан башка узмый. Сәнгатьне үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, Кайбыч данын еракларга танытуда сез лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз. Республика бәйгеләрендә катнашып, рухи һәм мәдәни үсешебезне күрсәтәсез, төрле милләт халыкларының традицияләрен ачып бирәсез. Сезнең өчен бәйрәм - эш көне, кичләр - аның дәвамы. Осталык һәм талантыгызны җигеп, сез, хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, халкыбызга, туган ягыбызга хезмәт итәсез. Фидакарьлелегез өчен рәхмәт сезгә! Бәйрәмегез уңаеннан иҗади уңышлар, исәнлек, бәхет һәм иминлек телим".