Бүген район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык»республика фестиваленең зона этабының II туры узды.
28 мартта "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе Кубогына оешма һәм учреждениеләрнең ир-ат командалары арасында волейбол буенча ярышлар узачак, ә шимбә көнне авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында волейбол буенча даими чемпионатның соңгы уены узачак.
Олы Кайбычта «Созвездие-Йолдызлык»республика фестиваленең зона туры дәвам итә. Бүген район мәдәният йортында II тур башланды. Чыгыш ясаучылар арасында финалистлар да билгеле булачак, алар Казанда фестивальнең гала-концертында катнашачак.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов белән берлектә, капиталь ремонт бара торган Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Анда аларны "Заман" ширкәте директоры Равил Җәләлиев, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин озатып йөрде.
Бүген район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы старт алды. Фестивальдә Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Югары Ослан һәм, әлбәттә инде, Кайбыч районыннан яшь артистлар катнаша.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) коллегиясенең йомгаклау утырышы булды, анда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров катнашты.
23-24 март көннәрендә Казан шәһәренең "Бадминтон үзәгендә" 2007-2008 елгы һәм 2009 елгы малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча Татарстанның "Бадминтон өметләре" республика турнирының беренче турының финал ярышлары узды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Кайбыч муниципаль районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Юрий Григорьевта тәрбияләнүчеләр өч бронза медаль яулады. Ярышларның беренче көнендә Никита Алексеев (Олы Кайбыч урта мәктәбе) ялгыз разрядта медаль алды, ә икенче көнне ул Григорий Вавилов (Федоровское урта мәктәбе) белән бергә парлы разрядта бронза медаль яулады, шуның белән без аларны котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!
23 март көнне Кайбыч үзәк район сырхауханәсендә "Бердәм Россия" "Ныклы гаилә" федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында "Балаларда - көч" хәйрия фонды тарафыннан хәйрия акциясе үткәрелде.
25 март кичендә һәм 2019 елның 26 март төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-18 м/с кадәр көчле җил, кыска вакытлы буран, томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.