2019 елның 14 апреленнән 19 апреленә кадәр "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында ел саен үткәрелә торган "Созвездие-Йолдызлык" XIX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы сайлап алу туры узып бара. Безнең районнан "Авыл денс" бию коллективы, конферанслар - Гарифуллина Алинә (Олы Кайбыч), Хәсәнов Баязит һәм Хөсәенова Илгизә, "Шатлык нуры" (Олы Кайбыч) вокаль ансамбле катнаша. Аларга уңышлар теләп калабыз!
Фестиваль нәтиҗәләре 19 апрель көнне «Уникс» мәдәни – спорт комплексында гала-концертта һәм 29 апрель көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.