"School performances" инглиз телендә мәктәп театр коллективларының Фестиваль – конкурсы

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

         Чит телдә белем бирүнең сыйфатын күтәрү максатында өченче ел рәттән «School performances»инглиз телендә мәктәп театр коллективларының Республика фестиваль-конкурсы үткәрелә.
         Бүген Олы Кайбыч урта мәктәбе базасында әлеге фестиваль-конкурсның муниципаль этабы узды. Бәйгедә барлыгы 11 мәктәп катнашты.
         Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Олы Кайбыч урта мәктәбе коллективы (җитәкчесе Смелова Н.Н.), икенче урында - Федоровский урта мәктәбе коллективы (җитәкчесе Бутрова О. А.) һәм өченче урында Мөрәле төп мәктәбе коллективы (җитәкчесе Минһаҗева Л. Т.).
         1 урын алган коллектив Яшел Үзән шәһәрендә 26 апрельдә узачак зона этабында катнашачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International