16 нчы апрель көнне Кайбыч районы “Ак җилкән” халык театры коллективы Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге “Идел-Йорт” XIX Төбәкара театр коллективлары бәйгесенең Буа зона турында Хәбир Ибраһимның “Ялгыз каен күзе” спектакле белән катнашты. “Ак җилкән” халык театры коллективы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең дипломына һәм Буа Дәүләт Драма театрының рәхмәт хатына лаек булды. Әлеге бәйгенең иң көтелмәгән, шатлыклы вакыйгасы - шушы пьессаның авторы Хәбир Ибраһимның да залда булып, коллективка үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерүе булды.
