Кайбыч районы йөзүчеләре командасы районара ярышларда уңышлы чыгыш ясады

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

         2019 елның 13 апрелендә Чүпрәле районының «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч, Чүпрәле, Апас, Кама Тамагы, Буа, Тәтеш районнарының җыелма командалары арасында «Бөтендөнья сәламәтлек көне»нә багышланган районара йөзү ярышлары узды.
         Безнең районнан әлеге ярышларда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Ленар Сибгатуллин шәкертләре катнашты. Безнең спортчылар уңышлы чыгыш ясадылар һәм грамоталар һәм медальләр белән кайттылар.

         Ярыш нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта 1 урынны Гөлназ Хәйретдинова, 2 урынны Рәдиф Сөнгатуллин һәм 3 урынны Әдилә Гарифуллина алды. Өчесе дә Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары.

         Гомумкоманда зачетында барлык яшь категорияләрендә Кайбыч районының яшь йөзүчеләр командасы өченче урынны алды. Без аларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International