ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2014 ел
дүшәмбе
Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Игенче механизаторларыбыз бөртекле сабан культуралары белән бер рәттән техник культуралар чәчүгә кереште. Хәзерге вакытта агрофирмаларда шикәр чөгендере дә чәчелә. Район буенча бу культура 2350 гектар мәйданны биләячәк.
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе хезмәткәрләре 15 майда Кайбычта халык белән очрашу үткәрә.
“Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина әйтеп узганча, районга Георгий тасмалары кайтартылган инде.
Иске Тәрбит авылында яшәүче Анатолий Иванов чын мәгънәсендә тәвәккәл кеше, китереп биргәнне көтеп утыра торганнардан түгел. Үз эшен ачып җибәрергә теләүчеләргә  “Үзмәшгульлек” программасы буенча субсидия биреләбашлагач, ул да шул программага керә һәм оттырмый.

3
май, 2014 ел
шимбә
Коръән – ул гадел яшәү ысулы, тормыш итү рәвеше, Коръән – ул гүзәл әхлакка, пакьлеккә, сафлыкка өндәүче. Коръән – ул маҗаралы, могҗизалы, гыйбрәтле хикәяләр тупланмасы. Коръән – ул дөрес яшәр өчен кагыйдәләр китабы, ул – Ана кануны, кешелекнең төп Законы.
Тирә-юне яшеллеккә күмелгән авыллар безне үзенә тартып тора. “Табигате матур ул төбәкнең” дип әйтергә яратабыз.

30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
30 апрельдә янгын сүндерүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда болай диелә:
Яңа елдан соң түземсезлек белән көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе – 1 Майдыр, мөгаен. Килешәсездер, кояшлы язгы көннәре белән генә түгел, озакка сузылган яллары белән дә күңелләрнеҗылыта ул. Яз һәм Хезмәт бәйрәме дип аталуы да юкка гына түгел: авыл кешесенә язгы  эшләрне башларга менә дигән вакыт!
Кайбыч районының туган көне уңаеннан үткәрел­гән бәйрәм тантанасына да сертификат алырга хокукы булган өч гаиләне чакырганнар иде. 2007 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр безнең районда 668 гаиләгә сертификат бирелгән. Акчага әйләндергәндә, бу 259 миллион 665 мең сум ди­гән сүз. Димәк, шул кадәр зур суммага безнең кайбычлылар тормышларын яхшырткан. “Ана” капиталының бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәме зур аның. Беренче елларда ул 250 мең сум булса, хә­зер 470 мең сумга җитте, чөнки елдан-ел индексацияләнә.

29
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Кайбычта Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланган шигърият бәйрәме үтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International