Бөек татар шагыйре Кайбычта Габдулла Тукай туган көненә багышланган шигърият бәйрәме үтте

2014 елның 29 апреле, сишәмбе


28 апрель традиция буенча Галия Кайбицкая музее каршында, Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланган шигърият бәйрәме үтте. Бәйрәмдә районның һәрбер мәктәбеннән килгән укучылар Габдулла Тукай шигырьләрен, үзләре язган шигырьләрне сөйләделәр. Авылларда яшәп, иҗат итүче олкән буын шагыйрәләре Олы Кайбычтан Мәүлиха апа Әйзәтулова, Ләбибә апа Шәмсетдинова, Мөрәледән Асия апа Гыйбадуллина, Борындыктан Талия апа Хәлиуллиналар кунак итеп чакырылды, укчыларга үрнәк йөзеннән үзләренең иҗат җимешләрен бүләк иттеләр. Шигырь сөючеләрне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район башлыгы ярдәмчесе Фәния Петухова сәләмләде. Кайбыч сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары фортопианода, баянда “Тукай маршы”, “Тәфтилләү”, “Туган тел” көйләрен моңлы уйнап, музыкаль бизәлеш кертте. Габдулла Тукай китапларыннан күргәзмә оештырылды.   



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International