Кайбычта Коръән укучылар ярышты

2014 елның 3 мае, шимбә

Олы Кайбыч мәдәният йортында Коръән укучылар бәй­ге­сендә мә­четләрдә дин сабаклары алучы балалар катнашты. Бәйгегә авыллардагы барлык мәчет­ләр­дән дә диярлек укучылар һәм аларны конкурска әзер­ләгән имамнар, мөслимә­ләр килгән иде. Район башлыгы Аль­берт Рәхмә­туллин үзе­нең сәламләү чыгышында:

– Балаларны яшьтән үк динебезне хөрмәт итәргә, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә өйрәт­кән имамнарга, мөс­лимә­ләргә, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллинга, безнең балаларга бәя бирергә килгән Иделаръягы зонасындагы баш казый Инсаф Җәләлетдиновка олы рәхмәтемне белдерәм. Аллага шөкер, балаларыбыз яшь­тән үк динебезне, ата-бабалардан килгән гореф-гадәт­ләрне өйрәнеп үсә. Тәр­тип­ле, иманлы кешеләр тәрбияләү – җәмгыять алдында торган зур бурычларның берсе – диде.

Бәйге шартлары буенча башлангычлар Коръәннең – биш, 5-7 классларда укучылар – сигез, зурраклары унөч сурәсен яттан сөй­ләргә тиеш. Балаларның бәйгегә яхшы әзерлек белән килүе соклану уятты. Егетләргә Инсаф Җә­лә­лет­динов, Иске Чәчкаб авылы имамы Фирдүс Шаһиев, Ябалак авылы имамы Раил Галәвов, кызларга Олы Кайбычтан Фәү­зия Миңнуллина, Илсинә Гайнуллина, Кошманнан Рузания Хәйретдинова бәя бир­де. Дамир хәзрәтнең Коръ­ән буенча әзерләгән сорауларына дөрес җавап бирүче­ләргә бүләген шунда ук бирделәр. 

Коръәнне оста итеп укучылар арасында Чүтидән килүчеләр шактый иде. Монда кызларга бишенче елын белем бирүче Асия апа Вилданова әйткәнчә, аларның динебез белән кызыксынуы көчле икән.

– Безнең мәчеттә мәктәптә укучы унике кыз һәм алты хатын-кыз дин сабагы ала. Кызларыбыз хәзер 20-25әр сурәне яттан белә. Шәрәфетдиновларның өч кызы да мәчеткә йөри. Алсу быел сигезенче, Гөлназ – алтынчы, Исламия өченче классны тәмамлый. Гаиләдә дин кануннарын хөрмәт итәләр, әтиләре Дамир да мәчеткә йөри, биш намазын калдырмый. Әниләре Люция – үрнәк ана. Мә­четтә ир-егетләрне тормыш ип­тәшем Рәшит хәзрәт укыта, – диде ул.

Совет чорында илебез халкын диннән, гүзәл әх­лактан, пакьлектән, кешелекнең төп Законыннан читләшергә мәҗбүр иттеләр. Шуңа карамастан, авылларда иманлы кешеләр йортларында, кү­ңелләрендә иманны, Коръәнне саклап килде. Хәзер имамнар халык күңелендә дингә хөр­мәт белән карауны, Ходайның барлыгын һәм берлеген танытуны сеңдерергә тырыша. Бу Ко­ръән укучылар бәйгесендә дә ачык күренде.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International