– Бу ел башыннан 21 гаиләгә сертификат бирелде, узган ел да бу вакытта шулай булган, – диде Пенсия фондының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова. –Безнең районда капитал 2007, 2008 елларда аеруча күп бирелде. Беренче елны 102 булса, икенче елны – 107. 2009 елда 68 сертификат тапшырдык. 2010 елда кабат күтәрелеш чоры кичердек: 108 гаилә сертификатлы булды. Соңгы елларда ул елына 85-95 тирәсе тәшкил итә.
Сүзебезгә әлеге идарәнең пенсияләр билгеләү һәм иминиятләштерелгән затларның пенсия хокукларын бәяләү буенча белгече Алсинә Ибраһимова кушылды:
– Безнең районда “Ана” (Гаилә) капиталы акчасын гадәттә торак шартларын яхшыртуга: йорт төзелеше һәм өй сатып алуга тоталар. Сертификаттан 552 гаилә файдаланган, бу – 158 миллион 157 мең сум.
Гаиләләргә ярдәм итү бездә иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. Кайбычта демографияне яхшыртуда “Ана” капиталының да өлеше зур.