Кайбыч игенчеләре бәйрәмнәр белән исәпләшмичә эшли

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

 30 апрельдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район авыл хуҗалыгы һшм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров белән берлектә агрофирмалар, хуҗалыклар кырларында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Урыннарда аларны эшнең торышы белән җәмгыять, хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлар, баш агрономнар таныштырды. Район башлыгы шулай ук кырда эшләүче механизаторлар, чәчүчеләр белән очрашып әңгәмә корды, проблемаларын, кәефләрен сорашты.
- Шунсы куанычлы, райондагы барлык агрофирмаларда, хуҗалыкларда кыр эшләре югары дәрәҗәдә, ике сменада оештырылгын. Башкарылган эшнең сыйфаты да яхшы. Мондый темплар белән барсак, 9-10 майларга чәчүне төгәлләячәкбез. Урыннарда эшләүче җитәкчеләргә, белгечләргә, механизаторларга, чәчүчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм, барысын да 1 Май – тынычлык һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм! Эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телим! – диде район башлыгы кырларда эш барышы белән танышканнан соң. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укырсыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International