Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе хезмәткәрләре Кайбычка килә

2014 елның 5 мае, дүшәмбе
Очрашу барышында җирле үзидарә хезмәткәрләренә, юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, халыкка монополиягә каршы федераль хезмәт компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча консультацияләр биреләчәк. Әлеге идарә монополиягә каршы хезмәтне җайга салу буенча алда торган төп бурычларны аңлату буенча чаралар комплексы эшләде. Халык белән эшләүнең иң нәтиҗәле һәм отышлы алымнарының берсе- Татарстан районнарында җәмәгать кабул итүләрен оештыру. Алар урыннарда бизнес, җирле үзидарә вәкилләре, халык белән очраша. Кайбычта очрашу район Советының актлар залында 10.00 сәгатьтә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International