Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин янгын сүндерүчеләрне, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
“Хөрмәтле янгын сүндерүчеләр, бу тармакта эшләп киткән хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйм. Хезмәтегезнең ни дәрәҗәдә мөһим һәм кирәклеге хакында халыкка аңлатып торуның кирәге юктыр, минемчә. Янгын сүндерүчеләр районда гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм аларга бәйле чараларны вакытында үткәрү, профилактик эшчәнлек алып баруга зур игътибар бирә. Сезнең җиңел булмаган хезмәтегез батырлыкны, югары һөнәри әзерлекне таләп итә. Быелгы бәйрәм Россиядә янгын хезмәте оешуга 365 ел тулуга туры килә. Кайбыч районындагы  янгын сүндерүчеләр элеккеге традицияләрне дәвам итә, максатлары – халыкка хезмәт итү, бәла-казаларга юл куймау. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International